27 июньдә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды. Австралиядән кайткан кунагыбыз Сафия Вәлиева үзенең "Әнием" һәм "Йөрәк хисләре" дип исемләнгән китапларын презентацияләде. Чарага "Салават күпере" иҗади оешмасы әгъзалары, китапханәчеләр, укытучылар,журналистлар чакырылган иде.