27 июньдә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда чираттагы утырма үтте. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр музей директоры Л.Дәүләтшинаның "Карлы десант" һәм "Хәтер" эзтабарларының эшчәнлеге турында докладын тыңладылар. Аларга шулай ук эзтабарларның эшчәнлеге буенча исәп-хисап презентациясе дә күрсәтелде.