Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова төрле яшьтәге укучылар өчен “Күңелле ял итәбез” дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар интерактив уен биремнәрен чишкәннән соң, татарча мультфильмнар карадылар. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: укучыларга кино елы уңаеннан мультфильмнар күрсәтү, кино карауга кызыксыну уяту, интерактив уеннар аша белемнәрен барлау.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина лагерьда ял итүче балалар өчен “Күңелле сәяхәт” дип исемләнгән уен-тамаша үткәрде. Укучылар өчен кызыклы уеннар, конкурслар әзерләнде. Алар “Матурлык тудырыйк”, “Оста куллар”, “Халкыбызның милли уеннары”, “Мин укырга яратам” дип исемләнгән тукталышларда сәяхәт итте.
Хәбәрләрне Илзия Харисова юллады.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru