“Шәфкать”тә балалар Сабан туе гөрләде

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

“Шәфкать” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм – Сабантуй үтте.

Үзәк җитәкчесе Рәзинә Галиәхмәтова сүзләренә караганда, быел биредә 400дән артык бала үзенең сәламәтлеген ныгыткан. Ел дәвамында балалар төрле конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнашканнар. Аларның һәммәсенә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды.

Балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район суды рәисе Марат Муратшин да тәбрикләде, хәйриячелек йөзеннән балаларга уенчыклар бүләк итте.

Тантаналы өлештән соң, бәйрәм милли уеннар, концерт номерлары белән үрелеп дәвам итте. Сабантуйдан һәркем иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләрне алып, күтәренке кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International