Узган ел район башлыгы Сергей Димитриев тәкъдиме белән башланып киткән ишегалды бәйрәмнәре быел тагын старт алды.1 июьҗдә поселокның Гафиатуллин урамында узды. Әлеге урамда яшәүчеләр Сергей Димитриевичка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Ишегалдына җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карады.