Районда “Игътибар – балалар!” акциясе үтте. Әлеге чорда автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән 25 шоферга, балага иминлек каешы куймаган 20 әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән 10 автомобиль йөртүче штрафка тартылды. Шулай ук җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәгән 18 җәяүле, 10 велосипедчы балага кисәтү карточкалары төзелеп, укый торган мәктәпләренә җибәрелде.
Акция барган чорда районда балалар катнашында ике бәхетсезлек очрагы булды, ике бала зыян күрде.