Нормабашта “Балыкчылар ярышы” узачак

2016 елның 2 июле, шимбә

9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара “Балыкчылар ярышы” үткәрелә.

 Ярышларда катнашучыларны теркәү 14 сәгатьтә  башлана.  Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала.  Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт  ителә.  Теркәлү  номерлары буенча   призлар уйнатылачак.

  Ярышта катнашу өчен взнос күләме – 150 сум, балаларга - 50 сум.

  Җиңүчеләргә   Дипломнар, бүләкләр тапшырылачак.

Бәйрәмдә катнашучыларга культура ,  сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк. Балыкчылар ярышкан арада иң күп җиләк җыйган 3 кешегә – приз.

  Шул ук көнне19 сәгатьтә  Нормабаш авылы клубы янында кукмара артистлары катнашында  авыл бәйрәме  - “КИЧКЕ УЕН”  үткәрелә. Рәхим итегез!

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International