Хөрмәтле райондашлар! Барчагызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез, саулык - сәламәтлек, тынычлык - иминлек, бәхет - сәгадәт телибез! Быелгы Рамазан гаете 5 июльдә билгеләп үтелә. Татарстан Диния Нәзарәтеннән килгән хәбәр буенча, Республикабызның барлык мәчетләрендә гает намазы бер вакытта – иртәнге сәг. 7дә укылыр. Кукмара районы мәчетләрендә вәгазь сәг. 6да башлана, бәйрәм намазы килешкәнчә 7.00. сәгатьтә. Гаеткә рәхим итегез!
Кукмара мөхтәсибәте.