Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлады

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, Ураза бәйрәме кунаклары!

 

Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас котлыйм.

Рамазан  аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Районыбызда шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхләкый нигезләргә һәрвакыт тугырыклылыклы, Ислам дине традицияләре кадерләп саклана, шул ук вакытта заман таләпләренә дә туры килә. 2016 ел республикада тарихи ел булып калачак. 22 июнь конне Болгар ислам академиясенэ нигез салынды.

Быел да рамазан ае зур кутэренкелек белэн, изге гамэллэр кылып узды. Республикада узган ифтарда куп райондашларыбыз катнашты, традицияне дэвам итеп районда да икенче районкулэм ифтар уздырдык.

Бу бәйрәм алга таба да игелек-мәрхәмәт, рухи байлык артуга китерсен, милләтләр һәм диннәр арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итсен.

Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен. Барчагызга күңел күтәренкелеге, тыныч-имин көннәр, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International