“Нараткай”да ял итүчеләр Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

“Нараткай” лагеренең икенче сменасы да уңышлы гына эшләп килә. Шушы көннәрдә балалар белән очрашуга Кукмара районының Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре килде. Алар ял итүче малай-кызларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар, электр белән сак эш итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Очрашу барышында балаларга үзләрен практикада сынап карау мөмкинлеге дә бирелде. Алар ясалма сулыш алдыру алымын манекенда эшләп күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International