Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре “Нараткай” лагерендә ял итүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара уздырды. Балалар юл билгеләрен тану, башваткыч чишү, табышмаклар уйлау, сәнгать номеры күрсәтү буенча көч сынаштылар. Катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.