Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызда алты пар үзенең никахларын теркәгән. Бәйрәм уңаеннан Түбән Комар авылында яшәүче, 45 ел бергә гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстергән Туктан һәм Николай Очаевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылган.