Иске Юмья авылы китапханәчесе балалар белән экскурсиягә барды. Алар җәйге табигатьнең матурлыгына сокландылар. Һәрбер чәчәкнең, яфракның матурлыгы, төрлелеге, һәрбер кош һәм бөҗәкнең файдасы турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар кызыклы уеннарда уйнадылар. Соңыннан истәлеккә барысы да матур ташлар, гербарий өчен яфраклар җыйдылар.