Кукмарабызда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген аның чираттагысы поселокның Ленин урамындагы 155 һәм 157 йортларның ишегалдында оештырылды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңыннан микрорайон халкы район башлыгына үзен кызыксындырган сорауларны бирде.
Район Мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән бәйрәм яме өстәде.