12 июль көнне балаларны күңелле, мавыктыргыч уеннар белән ял иттерү максатыннан Пычак авыл китапханәсендә балалар белән Евгений Велтистовның “Приключения электроника” китабыннан “Чемодан с четырьмя ручками”, “Что значит - думать” дигэн хикәяләр укылып, балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Балалар шулай ук шашка ярышында теләп катнаштылар. Накипов Артур җиңүче булды. Компьютердан викторина уйнатылды. Сорауларга төгәл җавапны Фатхетдинова Зөһрә белән Гарафиева Сәйдә бирделәр. Чара күңелле биюләр белән дәвам ителде.