“Игенче” җәмгыятендә семинар үткәрелде

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

“Игенче” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның алты айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Әлеге чарада катнашучылар Чишмәбаш авылындагы сыерлар фермасында, Зур Сәрдектәге бозаулар утарында, ындыр табагында булдылар, комбайннар парадын карадылар. Бу елның апрель аеннан аерым хуҗалык булып эшли башлаган “Игенче” җәмгыятендәге үзгәрешләрне, биредә берничә ай эчендә ирешкән уңышларны җитәкчеләр уңай бәяләделәр һәм алга таба да уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International