Әлеге ярыш быел җиденче тапкыр оештырылды. Анда 15 яшь һәм аннан зуррак булган яшь категориясендә 14 команда көч сынашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренчелеккә “Строй-Гарант” командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны Зур Кукмараның “БК-2000”һәм “БК-2” командалары алды. Моннан тыш, турнирның “Иң яхшы капкачысы” дип Илнар Исрафилов (“Строй-Гарант”), “Иң яхшы яклаучы” дип Илдус Фәтхуллин (“БК-2”), “Иң яхшы хөҗүмче” дип Әнвәр Рәхмәтуллин (“БК-2000”) танылды.