Бүген Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Тылсым”да ял итүчеләргә “Тел – милләт сакчысы” исемле әдәби сәгать үткәрде. Республикабыздагы икетеллелек турындагы закон турында искә төшерде. Очрашу тел турындагы татар халык мәкальләре, якташ һәм татар язучыларның иҗатына күзәтү рәвешендә үтте.