Пычак авылы китапханәсендә урта яшьтәге балалар белән “Күңелле стартлар” бәйгесе узды. Бу чарада балалар төрле спорт уеннарында катнаштылар. Иң башта командалар бер-берсен сәламләделәр, девизларын әйттеләр. Балалар барысы да ярышка бик теләп катнаштылар һәм очколар оттылар. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.