Иске Йорт авылы китапханәчесе шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тулуга багышлап "Җыр ул кешенең җан авазы" дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында ул укучыларга шагыйрьнең иҗаты турында сөйләде. Ә укучылар аның шигырьләрен укыдылар.