Кукмараданың Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалдында волейбол мәйданчыгы бар. Үткән атнада биредә поселоктагы ишегалды волейбол командалары арасында турнир үтте. Беренче урынны Ворошилов урамы командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Вахитов, Нур Баян урамнары командалары бүлештеләр. Турнир ахырында җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды.