Иске Йорт авылы китапханәчесе Самигуллина Әлфия кече яшьтәге балалар өчен “Сәламәтлек утравына сәяхәт” дип аталган спортакиада оештырды. Әлеге чарада авылда яшәүче һәм кунукка кайткан балалар да бик теләп катнашты. Балалар сәламәт яшәү чаралары белән таныштылар һәм төрле-төрле спорт уеннары уйнадылар. Балалар тагын да шулай очрашырга теләүләрен белдереп таралыштылар.