26 июль көнне Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева төрле яшьтәге балалар өчен «По дорогам сказки, ищем клад» дигән кичә үткәрде. Кичәдә халык әкиятләре геройларына нигезләнеп кызыклы гына викторина оештырылды. Балалар табигать кочагында әкиятләр укыдылар һәм үзләренең яратып өлгергән «Непоседа», «Антошка» кебек журналларына күзәтү ясадылар.