31 июль көнне Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авыл бәйрәме үткәрде. Әлеге кичәдә авыл тарихын, аның данлыклы шәхесләрен искә алдылар. Бәйрәм 5 парлы, назалы, капчык йөгереше, көянтә -чиләк белән су ташу кебек җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. Мәйдан төрле халык җырлары белән яңгырап торды. Шулай ук кичәне Ош. Юмья авылыннан килгән «Зарни шеп» һәм «Марзян» дип аталган ансамбльләр чыгышы бизәде.