“Әдәби -музыкаль ассорти” дип исемләнгән чара

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Кичә, 8 августта Ленин ял паркында район үзәк китапханәчеләре тарафыннан “Әдәби -музыкаль ассорти” дип исемләнгән чара үтте. Кичә август аенда туган композиторлар Рөстәм Яхин, Рәшит Абдуллин, язучы- шагыйрьләр Әдип Маликов, Харрас Әюпов, Ибраһим Салахов, җырчы Миңгол Галиев иҗатларына багышланган иде.  Килгән тамашачы язучы-композиторларның иҗаты белән якыннан танышты, нәфис сүз, җыр-биюләр карап рәхәтләнеп күңел ачты.

Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге көндә бөтен Рәсәй буенча “Бөтен дөнья белән укыйбыз” дигән акция бара. Паркларда, скверларда “Буккроссинг” дигән сүзләр язылган китап киштәләре пәйда булды.  Әлеге акциянең эчтәлеге шунда: Буккроссингтан алган китапларны укыгач кире кайтару мәҗбүри түгел. Әгәр дә өегездә кайчандыр сатып алынып, инде бүген кирәк булмаган, ләкин яхшы хәлдә сакланган китап, журналлар булса аларны сез дә биредә калдырып китә аласыз. Кем белә, бәлки әлеге китаплар биредә үз укучысын табар. Буккроссингтан китапларны тәүлек буе Ленин бакчасында алып укырга мөмкин.

Сезне акциядә актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International