Буккроссинг

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Игътибар! Бүгенге көндә бөтен Рәсәй буенча “Бөтен дөнья белән укыйбыз” дигән акция бара. Паркларда, скверларда “Буккроссинг” дигән сүзләр язылган китап киштәләре пәйда булды.  Әлеге акциянең эчтәлеге шунда: Буккроссингтан алган китапларны укыгач кире кайтару мәҗбүри түгел. Әгәр дә өегездә кайчандыр сатып алынып, инде бүген кирәк булмаган, ләкин яхшы хәлдә сакланган китап, журналлар булса аларны сез дә биредә калдырып китә аласыз. Кем белә, бәлки әлеге китаплар биредә үз укучысын табар. Буккроссингтан китапларны тәүлек буе Ленин бакчасында алып укырга мөмкин.

Сезне акциядә актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International