Мәмәшир авылы мәдәният йортында Мәмәшир һәм Күкшел авылы өлкәннәре белән очрашу булды. Кичәгә ике авылның мәдәният өлкәсендә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылары чакырылган иде. "Күңелемнең мөлдерәмә чагы" диеп исемләнгән очрашу кичәсендәге кунаклар үзләре язган шигырьләрне, бәетләрне укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, моңлы җырларын, нәфис сүзгә осталыкларын, биюдә җитезлекләрен күрсәттеләр.