Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 6-7 сыйныф укучылары өчен велосипед ярышлары оештырды. Иң элек балалар сәламәт яшәү нигезләре белән таныштылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм шуннан соң велосипед ярышын башлап җибәрделәр.