Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 3-16 кадәрге балалар белән табигать кочагына походка чыктылар. Су саклау зоналары елы уңаеннан алар чишмәгә юл тоттылар. Чишмәләрне, елга буйларын чистарту, саклау кагыйдәләренә төшенделәр. Шулай ук “Бөтен дөнья белән китап укыйбыз” акциясендә актив катнашып, табигать кочагында массакүләм китап укуны оештырдылар.