17 август көнне “Нараткай” лагерендә ял итүче яшьүсмерләр өчен балалар үзәк китапханәсе мөдире Гатауллина Зөлфия Хабибрахман кызы һәм үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы юл кагыйдәләренә багышланган “Игътибар, балалар” исемле әңгәмә үткәрделәр. Очрашу кызыклы спорт уеннары белән тәмамланды.