Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфикова “Приведи ребенка в спорт” акциясе кысаларында балалар бакчасына йөрүче балалар белән минифутбол спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” үткәрде. Балаларда кече яшьтән үк спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышында әһәмиятен аңларга булышу, бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге чарада балалар бик теләп катнашты.