Балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан чыгып Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева төрле яшьтәге балалар белән әңгәмә үткәрде. Балалар төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.