18 август көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан урта яшьтәге балаларны “Туган җирем Татарстан” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар Республикабызның үткәне, бүгенгесе, гербы, гимны, флагы, Республика лентасының килеп чыгышы турында мәгълүмат алды.