“Табигать - тиңсез хәзинә” - экскурсия

2016 елның 19 августы, җомга

19 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе  Алсу Ярмиева төрле яшьтәге балалар өчен  “Табигать - тиңсез хәзинә” исеме астында  экскурсия оештырды. Сәяхәт барышында балаларга янгын куркынычлыгы кагыйдәләре һәм табигатькә зыян китермичә матур итеп ял итү хакында аңлатма бирелде. Укучылар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигать турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International