Лубянда халык җыены үткәрелеп, районда һәм әлеге җирлектә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Район башлыгы Сергей Димитриев, Лубян җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев, Лубян урман-техника көллияте директоры Афанасий Данилов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина сайлауларга хәзерлек барышы белән таныштырды.