Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Аш-Буҗи авылында Кичке уен уздырдылар. Халкыбызның милли җыр-биюләре, уеннары, ярышлары белән үрелеп барган бу бәйрәмдә тамашачылар да бик теләп катнаштылар.