Язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу

2016 елның 23 августы, сишәмбе

22 августта Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналының баш мөхәрирре Ләбиб Лерон, якташ язучыларыбыз Газинур Морат, Рифә Рахман белән очрашу булды. Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова әдәбият сөючеләрне язучы- шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштырды. Кунаклар үз чиратында тамашачыларга шигырьләрен сөйләделәр, җырлар бүләк иттеләр. Район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев,  җирек башлыгы Фәнис Фәттаховлар язучыларга үзләренең изге теләкләрен ирештерде.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International