18 август көнне Н. Кумор авылы китапханәчесе Светлана Туктаева балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Хәерле иртә” исемле спорт бәйрәме үткәрде. Балаларга спорт белән шөгыльләнүнең кирәклеге, бигрәк тә иртәнге гимнастиканың әһәмияте турында сөйләнде. Соңыннан балалар белән күңелле иртәнге гимнастика ясадылар. Балаларга бик ошады. Китапханәче апаның кабат килүен теләп рәхмәт белдерделәр.