21 август көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина Татарстан Дәүләт флагы көнен уңаеннан “ Татарстан дәүләте флагы “ исемле әңгәмә үткәрде. Яшүсмерләр катнашындагы әлеге чарада Татарстан флагының килеп чыгышы, аның төсләренең мәгънәсе турында мәгълүмат бирелде.