“Татарстанның Дәүләт флагы” дигән темага мәгълүмат сәгате

2016 елның 23 августы, сишәмбе

23 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева  төрле яшьтәге балалар өчен “Татарстанның Дәүләт флагы” дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды. Татарстан Республикасының дәүләт символлары турындагы белемнәрен ныгытуны, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге чарада  укучылар Дәүләт флагы турында тулырак  мәгълүмат алдалар, сорауларга җавап бирделәр. Чара барышында презентация күрсәтелде. Ахырдан балалар Татарстан флагының рәсемен ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International