24 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова кече яшьтәге балаларга Татарстан флагы һәм аның төсләре турында сөйләде. Әлеге әңгәмә балаларның Татарстан флагы, аның символлары турындагы белемнәрен ныгыту өчен әзерләнгән сорауларга җавап эзләү белән үрелеп барды.