Тәрбия сәгате “Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз”

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

22 август көнне Өлге авылы китапханәчесе Альбина Салихова Россия Дәүләте флагы көне уңаеннан, “Россия Флагыбезнең горурлыгыбыз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Максаты: балаларны  Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Кичә барышында “Я гражданин России” китабына күзәтү ясадылар, «Россия флагы тарихы» исемле  презентация карадылар һәм соңыннан төрле сорауларга җаваплар эзләп, кроссвордлар чиштеләр. Әлеге тематиканы яктыртып төзелгән китап күргәзмәсе эшләп торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International