Дәрес-сәяхәт “Юл азбукасы”

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

25 августта балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Юл азбукасы” дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.  Балалар электрон презентация аша юл йөрү кагыйдәләре, светофорның килеп чыгышы һәм аның төсләре ни аңлатуы  турында мәгълүмат алды.  Чарада Юхиди хезмәткәре Сергей Егоров та катнашты. Ул балалар белән транспортта, юлда  үз-үзеңне дөрес тоту турында әңгәмә алып барды. Дәрес соңында балаларга үзенең изге теләкләрен җиткереп, юл кагыйдәләрен төгәл һәм дөрес үтәүләрен сорады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International