Тәрбияви сәгать “Мин яратам сине, Татарстан!”

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Чишмәбаш авылы китапханәчесе  Илсөяр Курбанова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Мин яратам сине, Татарстан!”дигән тәрбияви сәгать үткәрде. Әлеге чарада балаларга Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы, аның бүгенге яшәеше, символикасы, күп милләтле халкы турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Кызыклы да, мавыктыргыч та булган әлеге кичәдә балаларның белемен ныгыту максатыннан төрле-төрле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләү уены да оештырылган иде. Соңыннан кичәне балалар спорт уеннары белән дәвам иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International