Тәрбияви сәгать “Туган җирем Татарстан!”

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова “Татарстан командасы” акциясе кысаларында 2-5 сыйныф укучылары өчен “Туган җирем Татарстан” исемле тәрбияви сәгать үткәрде. Әлеге чара Республикабыз гимнын җырлау белән башланып китте. Балаларга республикабызның тарихы, бүгенге тормышы, символлары, гимны турында презентация күрсәтелде. “Мавыктыргыч Татарстан” дип аталган китапка күзәтү ясап, андагы биремнәрне дә чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International