31 август көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хазиева 2-6 сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем” дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелеп, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре ныгытылды, активлык, игътибарлылык турында сөйләшенде.