26 август көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина 1-4 сыйныф укучылары өчен “Ватаным Татарстан” исемле презентация тәкъдим итте, аннан соң “Спорт дөньясында кунакта” исемле парктагы спорт мәйданчыгына сәяхәт оештырды. Китап укучылар белән паркта матур әдәбият уку, атынчыкларда атыну, велосипедта ярышу оештырылды.