Викторина "Юлда йөрсәң, бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!"

2016 елның 2 сентябре, җомга

Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру, урамда  йөргәндә игътибарлы булырга , юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү максатыннан Пычак авыл китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге китап укучылар белән  "Юлда йөрсәң, бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!"    дигән викторина үткәрде. Балалар  “Зебра ”  һәм “Светофор” командаларына бүленеп ярыштылар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча   сорауларга җавапларны төгәл, тулы  итеп әйтеп бирделәр. "Автоәни", "Юл билгеләре","Нәрсә артык", "Мәкальне дәвам ит" уеннары уйнатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International