Әңгәмә “Сак булыгыз, экстремизм!

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрь көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина  киң катлам китап укучылары өчен “Сак булыгыз, экстремизм! исеме астында әңгәмә уздырды.  Экстремизм соңгы елларда чит илләрдә генә түгел,бездә дә җитди куркыныч тудыручы күренешләрнең берсе.Мисаллар җитәрлек.Кызганычка каршы,экстремизм очраклары әледән – әле булып тора һәм аның йогынтысына эләгүчеләр арасында яшьләр байтак. Нинди дә булса милләтне, динне өстен кую фанатизм белән бергә үрелгән очракта,күп кенә бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге очрашуда шикле төркемнәрдән саклану,әдәбият белән танышканда игътибарлы булу хакында сүз булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International