6 сентябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиянең 5 а сыйныф укучылары өчен “Беслан кайтавазы” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче укучыларга безнең илдә бара торган террористик конфликтлар, Бесландагы коточкыч һәлакәт турында сөйләде. Укучыларга терракт очраклары вакытында үз-үзләрен ничек сакларга, экстремаль очракларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре аңлатылды. Дәрес ахырында укучылар китап күргәзмәсендәге китаплар белән танышты.